8 март бәйрәме иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Ә Тәтеш районында яшәүче ике гаилә өчен бу икеләтә бәйрәм. Чөнки, бу көнне Кудашовлар гаиләсендә нәни кызлары Ксюша һәм Гудковлар гаиләсендә уллары Владимир дөньяга аваз салалар.
8 мартта туучылар зодиак билгесе буенча – Балыклар. Алар эш яратучан, хисчән һәм нечкә күңелле кешеләр.Андый кешеләр үзләренең алдына куелган максатына ирешүчән. Алар шуның өстендә бик тырышып эшлиләр.Максатларына ирешү өчен аларга тапкырлык һәм һәрбер эшкә практик яктан якын килү ярдәм итә.
Нәкъ шулай булсын да!
Ел башыннан бирле районда 41 баланың тууы теркәлде.