Арча муниципаль районының ЗАГС бүлеге кысаларында “Ана капитал” сертификатлары тапшыру

2019 елның 9 марты, шимбә

2019 елның 7 нче март көнендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы узды. Тантанага икенче балалары туган 3 бәхетле  гаилә чакырылган иде. Арча һәм Әтнә районара пенсия фонды идарәсенең җитәкчесе Нурмөхәмәтова Р.И. әти-әниләрне бу шатлыклы вакыйга белән котлап документларын тапшырды һәм сертификатны ничек  һәм нәрсәгә кулланып булуын аңлатты. Сертификат ияләренә бүләкләр тапшырылды. Гаиләләргә бәхетле озын гомер, нык сәламәтлек, зур уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International