Югары Ослан муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү

2019 елның 8 марты, җомга

 2019 елның 7 мартында Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Строкиннар гаиләсе Александр улы Владимир һәм Степан кызы Лидия алтын туйларын билгеләп үтүче парларны котлау тантанасы булып узды.

 Алтын юбилярлар Владимир Строкин һәм Лидия Строкиналарны котлау оныклары никахларын теркәү көнендә узды. Яшь парларга алтын юбилей көнендә аларның оныклары үзләренең никахларын теркәп, матур гаилә традициясенә әверелсеннәр иде.

 Уртак тормышларының 50 еллыгы уңаеннан Строкиннар гаиләсенең исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, анда алар үз имзаларын куйдылар. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Наталья Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләде, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярлар адресына балалары, оныклары, туганнары һәм якыннарының бик күп җылы сүзләре яңгырады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International