Лениногорск муниципаль районында ана капиталы исемендәге дәүләт сертификаты тапшыру тантанасы

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

    2019 елның 7 март көнендә ТР Лениногорск шәһәренең ГХАТ бинасында 6 гаиләгә ана (гаилә) капиталы исемендәге дәүләт сертификаты тапшыру тантанасы уздырылды. Тантанада Лениногорск шәһәренең муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесенең вазиваларын башкаручы Ялаков Ринат Наил улы, Лениногорск районы һәм шәһәренең РФ Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Исламова Айгөл Әхмәтислам кызы һәм Лениногорск шәһәренең ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миннигаләмова Елена Яков кызы катнашты. Тантана барышында килгән гаиләләргә юллап күпсанлы котлау сүзләре әйтелде, истәлекле бүләкләр тапшырылды, музыкаль котлаулар белән бәйрәм бизәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International