Апас районында тантаналы шартларда «Ана даны» медале тапшырылды

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

7 март көнне Апас район мәдәният йортында 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан узган тантанада “Ана даны“ медальләре тапшырылды. Медаль – күп балалы үрнәк хатын-кызның горурлыгы.  Әлеге медальләргә Тутай авылыннан Гөлназ Гыйсмәтуллина һәм Иске Йомралыдан Алия Мостафина лаек булдылар. Олы бүләкне Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ринат Тимерҗанов тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International