2019 нчы елның 7 мартында Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында икенче һәм өченче балалары туган 10 гаиләгә Ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Бәйрәмдә сабыйлар туган гаиләләргә якты киләчәк, кайгы-хәсрәтсез көннәр теләп котлау сүзләре әйтелде, бәхетле әти-әниләрне киләчәк бәйрәм белән Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Василий улы Максимов котлады.