Әлки районы: Базарлы Матакта яшәүче Ибәтуллиннарны алтын туйлары белән ЗАГС бүлегенең Никахлашу залында котладылар

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Базарлы Матакта яшәүче Рафаэль һәм Зөлфия Ибәтуллиннар менә 50 ел инде иңгә-иң куеп, райондашларга үрнәк булып гомер итәләр. Аларның икесе дә Әлки ягында мәгълүм,  уңган-булдыклы кешеләр. Рафаэль Cәмигулла улы гомерен авыл хуҗалыгына багышлады, совет чорында иң алдынгы җитәкчеләрнең берсе булды. Ә аннары озак еллар “Кызыл Шәрык-Агро” җәмгыятендә эшләде. Зөлфия ханымны да әлкилеләр әйбәт белә. Ул банк системасында уңышлы эшләде, акыллы, сабыр, итәгатьле буларак абруй казанды. Ибәтуллинар бергәләп ике бала үстерделәр, башкаларга үрнәк гаилә булдылар. Һәм менә район ЗАГС бүлегенең Никахлашу залында үзләренең алтын туйларын билгеләп үттеләр. Аларны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов килде. Һәм, билгеле инде, әти-әниләренең сөенечен балалары да уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International