Яшь парлар арасында язылышу тантанасын үзенчәлекле көндә үткәрү зур популярлык белән куллана.
2019 елның 8 нче март, Халык ара хатын кызлар көнендә, ГХАТ идәрәсендә 11 язылышу турында акт теркәлде. 2019 нчы елны язның беренче бәйрәме җомгага туры килде. «Май чабу» атнасының элеге көне «Каенана кичләре» дип атала.
Түбəн Кама яшьләре дә әлеге йоладан читтә калмадылар: биредә булган һәр кияү белән кәләш коймаклар пешереп, бер-берсен, туган-тумачаларын сыйладылар. «Май чабу» атнасы дәверендә Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ идəрəсе барлыгы 25 язылышу турында акт теркәде.