Бала туу гомер-гомергә тормышта иң зур шатлык булган шул. Март кояшы җирне җылы нурлары белән юмарт коендырган бер көндә без Бибай Чаллысына, әнә шундый сөенеч белән тулы Самат һәм Гөлия Шәйдуллиннар өенә юл тоттык. Бу гаиләне уникаль дисәң дә була, яшь әни – 24 яшьлек Гөлия күптән түгел бишенче баласын тапты! Бәби туе белән котлап, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина һәм авыл җирлеге башлыгы Муса Исхаков бүләкләр белән дә килгәннәр иде. Самат белән Гөлиягә барыбыз да ихластан балаларын исән-имин үстерүләрен, әле тагын да артуларын теләдек. Мондый ишле, эшчән, матур гаиләләр күбрәк булган саен, илебез дә куәтлерәк, ныграк буласы бит.