Кадерле Татарстан хатын-кызлары! Әниләр, әбиләр, кызлар, дуслар, хезмәттәшләр! Сезне чын күңелдән язның беренче бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне – 8 март белән котлыйбыз!
Сезгә саулык-сәламәтлек, иминлек, мул тормыш, теләкләрегезнең тормышка ашуын телибез! Татарстан Республикасы ГХАТ органнары хезмәткәрләре сезнең белән һәр гаилә өчен мөһим булган вакыйгаларны уртаклашырга һәрвакыт шат: никахлашу, балалар һәм оныклар тууын теркәү, бергә гаилә юбилейларын бәйрәм итү…
Гаиләгездә бәхет касәләре тулып торсын, тигезлектә, яратып һәм яратылып яшәгез!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе коллективы