2019 нчы елныӊ 26 нчы апрель көнендә иҗтимагый ярдәм күрсәтү «Шәфкатьлелек» үзәгендә ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре Түбән Кама муниципаль районының алты туй юбилярларын күп еллар бергә тормыш итү белән тәбрик иттеләр.
Ел саен Түбəн Кама муниципаль районында ГХАТ идарәсе эшчəнлеге нəтиҗəсендə «Гаилә – Түбән Кама горурлыгы» бəйгесе үткәрелә.
«Гаилә бәхете форумы» кысасында җиңүче гаиләләр «Мәхәббәт һәм тугрылык» медальләре белән бүләкләнәләр.
2019 елның 25 апрелендә Яшел Үзән муниципаль районының Васильево шәһәр тибындагы башкарма комитетында алтын юбилярларны котлау узды.
24 апрель көнне ГХАТ бүлегендә 50 ел элек үзләренең гаилә берлегенә кул куйган 7 пар «алтын» юбилярлар өчен тантаналы чара узды. Кунаклар өчен ГХАТ хезмәткәрләре һәм аларның туганнары исеменнән бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр яңгырады. Матур традиция буенча юбилярларның һәр парына тантаналы рәвештә Казан Мэры исеменнән котлау хаты һәм акчалата бүләк тапшырылды.
Башка оешмалар һәм уку йортлары белән беррәттән Тәтеш муниципаль районының Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә дә “Георгиев лентасы “акциясе үткәрелде.
2019 елның 25 апрелендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә яңа туган балаларны хөрмәтләү тантанасы уздырылды. Бәйрәмдә гаилә әгъзалары катнашты, аларның һәркайсының үз тарихы, үз гаилә стажы бар. Барлык кунакларны бәхетле ата-ана булу шатлыгы берләштерде.
Кайбыч муниципаль районы ГХАТ бүлегендә «Ныклы гаилә» партия проекты кысаларында, яшь парлар белән очрашу узды. Булачак яшь гаиләләр киләчәк уртак тормыш дәресләрен өйрәнделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Әңгәмә барышында, гаилә традицияләрен саклауның мөһимлеге, гаилә кыйммәтләрен, гаилә мөнәсәбәтләрен булдыру һәм ныгыту турында сүзләр алып барылды. Чара ахырында ГХАТ бүлеге җитәкчесе тарафыннан никахлашу тантанасын үткәрү тәртибе турында инструктаж үткәрелде.
Пенсия идарәсе начальнигы И.А.Большакова ата-аналарга дөрес куллануларын теләп сертификатлар тапшырды. ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова Туганов Романга улы туу сәбәпле туу турында таныклык тапшырды. Шулай ук Л.М.Дианова Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Сафиуллов Р.Х. котлавын укыды hәм атага бүләк тапшырды.
2019 елның 26 апрелендә Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәгендә «Бердәм Россия " партиясе праймеризы кысаларында дебатларның икенче раунды узды. Анда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Кондратьев Андрей Станислав улы, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Хәйруллин Айрат Ринат улы, шулай ук якын-тирә районнар башлыклары катнашты.
Бүген ГХАТ бүлеге җитәкчесе, Мария Бурцева Каипы hәм Сокуры урта мәктәпләренең 8-10 сыйныф укучылары белән, гаилә hәм андагы мөнәсәбәтләр турында ачык дәрес үткәрде. Дәрес барышында өйләнешү, гаилә мөнәсәбәтләренә кагылышлы сораулар тикшерелде.