2019 елның 25 апрелендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә яңа туган балаларны хөрмәтләү тантанасы уздырылды. Бәйрәмдә гаилә әгъзалары катнашты, аларның һәркайсының үз тарихы, үз гаилә стажы бар. Барлык кунакларны бәхетле ата-ана булу шатлыгы берләштерде.
Бүгенге көндә Әлмәт районында 2339 күп балалы гаилә яши. Аларның саны елдан-ел арта бара. 2019 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча Әлмәт шәһәрендә 590 бала туды. Шуларның 247се-гаиләдә икенче балалар, 108 гаиләдә өченче бала, 30 гаиләдә 4 нче бала туды. Икеләтә бәхет 6 гаиләдә булды. Алар игезәк балаларның тууын билгеләп үттеләр.
Әлмәт шәһәре ГХАТ идарәсе җитәкчесе Амирова Гүзәл Рәис кызы яңа туган балаларның әти – әниләренә сәламәтлек, иминлек теләде һәм балаларның туу турында таныклыклары белән Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатын тапшырды.
Район башкарма комитеты ГХАТ идарәсе «АкБарс» һәм «Акибанк» ачык акционерлык җәмгыятләренә күрсәткән ярдәмнәре, күпьеллык хезмәттәшлекләре өчен зур рәхмәт белдерә. Бу банкларның вәкилләре гадәттәгечә кунакларны искиткеч бүләкләр белән сөендерделәр.