Ел саен Түбəн Кама муниципаль районында ГХАТ идарәсе эшчəнлеге нəтиҗəсендə «Гаилә – Түбән Кама горурлыгы» бəйгесе үткәрелә.
«Гаилә бәхете форумы» кысасында җиңүче гаиләләр «Мәхәббәт һәм тугрылык» медальләре белән бүләкләнәләр.
Бу елны 38 гаилә теләк белдереп ГХАТ идарәсенә гариза җибәрде. Һәр парның кызыклы, сәләтле якларын билгеләп үтәргә була. Ләкин барлык бәйгеләргә хас булганча, жюри эшчэнлеге нәтиҗәсендә медаль тапшыру өчен катнашучылар арасыннан бары 5 пар сайланып алына.