Әлмәт шәһәрендә “Бердәм Россия” партиясе праймеризы кысаларында дебатлар

2019 елның 26 апреле, җомга

2019 елның 26 апрелендә Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәгендә «Бердәм Россия " партиясе праймеризы кысаларында дебатларның икенче раунды узды. Анда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Кондратьев Андрей Станислав улы, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Хәйруллин Айрат Ринат улы, шулай ук якын-тирә районнар башлыклары катнашты.

«Татарстан гаиләләре иминлеге» дебатларда катнашучылар фикер алышкан мәсьәләләрнең берсе булды. Катнашучылар демографик вәзгыятьне яхшырту буенча үз фикерләрен әйттеләр, үз гаиләләренең рухи кыйммәтләренә мисаллар китерделәр.

Район башкарма комитетының ГХАТ идарәсе белгечләре әлеге чарада актив катнаштылар, анда катнашучыларга сораулар бирделәр.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, «Бердәм Россия» партиясе – 2019 елның 26 маенда узачак алдан тавыш бирү юлы белән сайлауларга кандидатлар исемлеген формалаштыручы бердәнбер партия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International