Пенсия идарәсе начальнигы И.А.Большакова ата-аналарга дөрес куллануларын теләп сертификатлар тапшырды. ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова Туганов Романга улы туу сәбәпле туу турында таныклык тапшырды. Шулай ук Л.М.Дианова Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Сафиуллов Р.Х. котлавын укыды hәм атага бүләк тапшырды.
"Автоградбанк" өстәмә офисы начальнигы О.С.Садыкова ата – аналарга ана капиталы ярдәмендә "Автоградбанк" аша ипотека вариантлары турында мәгълүмат бирде hәм сувенирлар тапшырды.
Тәтеш шәһәре Башкарма комитеты Җитэкчесе Тегулев Андрей Владимирович Олы Әтрәч авылында яшәүче Гайнетдинова Регинага игезәк балалары туу сәбәпле ике урынлы бала коляскасы алыр өчен 20 мең сумлык сертификат тапшырды.