24 апрель көнне ГХАТ бүлегендә 50 ел элек үзләренең гаилә берлегенә кул куйган 7 пар «алтын» юбилярлар өчен тантаналы чара узды. Кунаклар өчен ГХАТ хезмәткәрләре һәм аларның туганнары исеменнән бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр яңгырады. Матур традиция буенча юбилярларның һәр парына тантаналы рәвештә Казан Мэры исеменнән котлау хаты һәм акчалата бүләк тапшырылды. Менә бәйрәмнең матур бер парының тормыш тарихы. Сафроновлар Александр Степан улы һәм Наталья Петр кызы дусларының туйларында танышканнар, башта яшь Александр белән булачак әбисе танышкан, кызларына егетнең игътибарын юнәлткән. Ә аннары ... биюләрнең барысын да Александр Наталья белән биегән. Шул вакыттан бирле алар һәрвакыт бергә, ике гомер бер язмыш, мәхәббәт һәм тугрылык саклап гомер итәләр! Алтын юбилей тантанасында, балалары һәм оныклары катнашында алар алтын балдаклар белән алмаштылар. Бәйрәм романтик вальс белән тәмамланды. Бәйрәм программасын ГТРК телерадиокомпаниясе яктыртты.