Кайбыч муниципаль районы ГХАТ бүлегендә «Ныклы гаилә» партия проекты кысаларында, яшь парлар белән очрашу узды. Булачак яшь гаиләләр киләчәк уртак тормыш дәресләрен өйрәнделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Әңгәмә барышында, гаилә традицияләрен саклауның мөһимлеге, гаилә кыйммәтләрен, гаилә мөнәсәбәтләрен булдыру һәм ныгыту турында сүзләр алып барылды. Чара ахырында ГХАТ бүлеге җитәкчесе тарафыннан никахлашу тантанасын үткәрү тәртибе турында инструктаж үткәрелде.