2019 нчы елның 29 нчы апрелендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә туу турында 100 нче актлар язмасы теркәлде. Елның 100 нче таныклык иясе - Мамадыш шәһәренең яңа гражданы Камил Шәйдуллин.
Апрель аенда Балык Бистәсе районының ГХАТ булегендә туу турынды 9 акт теркәлде. Туган сабыйларнын 5 малай, 4 кыз. Ике бала гаиләдә беренче булып, тагын икесе икенче бала, биш бала өченче булып туган.
Әлмәт шәһәрендә узган атнада 39 бала тууы теркәлде. Алар арасында 26 малай һәм 13 кыз. Баланың минималь авырлыгы 2460 гр. тәшкил иткән, ә максималь - 4560 гр. Бу атнаның популяр бала исемнәре - Тимур, Әмир, Ислам, Ева, Анна, Дарина.
2019 елның 27 апрелендә Әлмәт шәһәрендә Свинуховлар Александр Николай улы һәм Наталья Анатолий кызы 35 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.
Александр белән Наталья Әлмәт шәһәрендә үсә һәм бер мәктәптә белем ала, әмма аларга соңрак танышырга насыйп була. Бу хәл 1983 елның июль кичендә урамда булып чыга.
26 нчы апрель көнне Татарстан Республикасы Туган тел көнен билгеләп үтә. Нәкъ шушы көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә Гүзәл исемле кыз бала туу акты теркәлде.
Георгий тасмасы – ул җинү бәйрәменең истәлекле символы. Бөек Җинүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәмгә карата, илебезнең төрле почмакларында волонтерлар георгий тасмалары эләшәләр. Бу акцияне Буа районы ГХАТ бүлеге дә хуплады. Бүлеккә килүче халыкны һәм шул көнне никахлашу таныклыгы алучы яшьләрне бәйрәм белән котлап георгий тасмалары тапшыралар.
2019 нчы елның 27 нче апрель көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган «Георгий тасмасы» дип исемлəнгән патриотикд дәвам итә.
Әлмәт муниципаль районында туучылар саны шактый югары. 12 ел буена гаиләләргә дәүләт ярдәме буларак Ана капиталы, сабыйлар һәм ата-аналарнын тормыш сыйфатларын арттыру очен юнәлдерелгән.
2019 елның 27 апрелендә Кама Тамагы МР ГХАТ бүлегендә Рәфис һәм Әнҗе Мифтаховларның гаиләсе туды. Ике яшь йөрәк язмышларын бергә бәйләде. Яшләрне ГХАТ бүлеге җитәкчесе Халикова Елена котлады, уртак документларын-язылышу турында таныклык тапшырды.
2019 елның 27 апрелендә Татарстанда традицион «Урман утырту көне» табигатьне саклау акциясе узды, аның кысаларында бөтен республика буенча 2,8 млн үсенте утыртылды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе хезмәткәрләре дә читтә калмады һәм акциядә актив катнаштылар - Биектау муниципаль районының Дачный поселогы янында ылыслы токым культуралары утырттылар.