Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 100-нче туу акты теркәлде

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

2019 нчы елның 29 нчы апрелендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә туу турында 100 нче актлар язмасы теркәлде. Елның 100 нче таныклык иясе - Мамадыш шәһәренең яңа гражданы Камил Шәйдуллин.

55 см оызнлыктагы һәм 3850 грамм авырлыктагы баһадир малай – Рузил һәм Рузия Шәйдуллиннар гаиләсендә көтеп алынган беренче бала.

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтшина бәхетле ата-ананы чын күңелдән котлады, баланың беренче документын тапшырды, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде.

Әйтергә кирәк, әти-әнигә сайланган исемнең әйтелеше генә түгел, аеруча мәгънәсе ошаган. Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, “Камил” исеме – “иң яхшы, тулы, бөтен, мөкәммәл” мәгънәләренә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International