2019 елның 27 апрелендә Әлмәт шәһәрендә Свинуховлар Александр Николай улы һәм Наталья Анатолий кызы 35 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.
Александр белән Наталья Әлмәт шәһәрендә үсә һәм бер мәктәптә белем ала, әмма аларга соңрак танышырга насыйп була. Бу хәл 1983 елның июль кичендә урамда булып чыга.
Тиздән алар очраша башлыйлар һәм үз язмышларын тапканнарын аңлыйлар. Александр Натальяга тәкъдим ясый һәм тиздән туйга әзерлек башлана. Шулай итеп, 1984 елның 27 апрелендә иң якты христиан бәйрәменең беренче атнасында алар туй үткәрә. Ә никахлашу көнендә алар ЗАГС бинасы янында яшь чыршы утырталар, һәм бүген зур чыршы үз матурлыгы белән юбилярларны гынә түгел, шәһәр халкын да сөендерә.
Бәхетле гаиләдә өч бала – уллары Евгений һәм ике кызлары Анна белән Яна,аннары ике онык Владислав һәм Арина туалар.
Бүгенге көндә Александр Николай улы «Татнефть-АЗС центр " ГАҖ, ә Наталья Анатолий кызы Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Әлмәт муниципаль районындагы социаль яклау идарәсендә эшли.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе белгече җитәкчеләре Амирова Г.Р. исеменнән юбилярларны әлеге күркәм дата белән котлады.
Хөрмәтле юбилярлар! Сезне гаилә тормышының 35 еллыгы белән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, иминлек телибез.