Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсендә Ана капиталы алуга сертификатлар һәм бер тапкыр бирелә торган түләүләр тапшырылды

2019 елның 27 апреле, шимбә

Әлмәт муниципаль районында туучылар саны шактый югары. 12 ел буена гаиләләргә дәүләт ярдәме буларак Ана капиталы, сабыйлар һәм ата-аналарнын тормыш сыйфатларын арттыру очен юнәлдерелгән.

Шушы еллар дәверендә Әлмәт районында Ана капиталы алу өчен 15 меңнән артык гаилә сертификатлар алды.

Шулай ук туучылар санын арттыруга юнәлдерелгән чараларнын берсе -авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызларга бирелә торган түләүләр.

2019 елның 25 апрелендә Әлмәт шәһәре ГХАТ идарәсенә Пенсия фондының социаль түләүләр бүлеге начальнигы Данилова Регина Рәсим кызы Әлмәт шәһәренең дүрт гаиләсенә Ана капиталы алу өчен сертификатлар тапшырды.

Республика матди ярдәм үзәгенең Әлмәт муниципаль районындагы 8 нче бүлеге мөдире Миннигулова Луиза Шәфәгать кызы Әхмәтгәрәева Эльвира Марат кызына шушы түләүләрне алуга 100 мең сум күләмендәге сертификат тапшырды.

Кунаклар барлык катнашучыларны котлап, аларның барысына да сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International