Апрель аенда Балык Бистәсе районының ГХАТ булегендә туу турынды 9 акт теркәлде. Туган сабыйларнын 5 малай, 4 кыз. Ике бала гаиләдә беренче булып, тагын икесе икенче бала, биш бала өченче булып туган.
Ата-аналар сабыйларга Зилә, Әмир, Сәминә, Риана, Сәлим, Әхмәд, Марсель дигән матур исемнәр кушканнар.
Иң яшь әнигә – 20 яшь,ин яшь әтигә – 23 яшь.
Без чын кунелдән, барлык гаиләләрне, шундый бәхетле вакыйга белэн котлыйбыз! Барлык ата-аналарга саулык, бәхет, озын гомер телибез!