Туган тел көнендә Мамадыш ГХАТ бүлегендә бүгенге көндә сирәк очрый торган Гүзәл исемен теркәделәр

2019 елның 28 апреле, якшәмбе

26 нчы апрель көнне Татарстан Республикасы Туган тел көнен билгеләп үтә. Нәкъ шушы көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә Гүзәл исемле кыз бала туу акты теркәлде.

Гүзәл Рузил һәм Гөлшат Шәриповлар гаиләсендә икенче бала. Сеңлесе тууына иң күбе, әлбәттә, абыйсы Рузал сөенгән. Ул кечкенә сеңлесе артыннан беренче көннән үк зур игътибар белән караячагын белдерде.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе яшь гаиләне сабыйлары тууы белән тәрикләде, беренче документ – туу турында таныклык һәм Республика Президентыбыз Р.Н. Минниханов исеменнән котлау хатын тапшырды.

Әйтергә кирәк, “Гүзәл” исеме хәзерге көннәр өчен сирәк исем. Мамадыш ГХАТ бүлеге архивына күз салсак, ахыргы биш ел эчендә бу бары 7 нче очрак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International