Әлмәт шәһәрендә узган атнада 39 бала тууы теркәлде. Алар арасында 26 малай һәм 13 кыз. Баланың минималь авырлыгы 2460 гр. тәшкил иткән, ә максималь - 4560 гр. Бу атнаның популяр бала исемнәре - Тимур, Әмир, Ислам, Ева, Анна, Дарина.
Сирәк исемнәр арасында исемнәре булды Ранель, Аяз, Мирхан, Рианна, Мирослав.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле гаиләләрне котлап сәламәтлек һәм бәхет теләделәр. Йортларыгызда кояшлы, якты көннәр күп булсын!