Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре "Урман утырту көне" табигатьне саклау акциясендә актив катнаштылар

2019 елның 27 апреле, шимбә

2019 елның 27 апрелендә Татарстанда традицион «Урман утырту көне» табигатьне саклау акциясе узды, аның кысаларында бөтен республика буенча 2,8 млн үсенте утыртылды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе хезмәткәрләре дә читтә калмады һәм акциядә актив катнаштылар - Биектау муниципаль районының Дачный поселогы янында ылыслы токым культуралары утырттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International