Бүген ГХАТ бүлеге җитәкчесе, Мария Бурцева Каипы hәм Сокуры урта мәктәпләренең 8-10 сыйныф укучылары белән, гаилә hәм андагы мөнәсәбәтләр турында ачык дәрес үткәрде. Дәрес барышында өйләнешү, гаилә мөнәсәбәтләренә кагылышлы сораулар тикшерелде.
Балалар чыгышны кызыксыну hәм ихтибар белән тыңладылар. Дәрес дәвамында укучылар үзләрен кызыксындырган, гаиләгә кагылышлы сорауларга җавап алдылар. Очрашу ахырында укучыларга Мария Бурцевага дәрескә кагылышлы сораулар бирде hәм дөрес җавапларга бүләкләр тапшырды.