2019 нчы елныӊ 26 нчы апрель көнендә иҗтимагый ярдәм күрсәтү «Шәфкатьлелек» үзәгендә ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре Түбән Кама муниципаль районының алты туй юбилярларын күп еллар бергә тормыш итү белән тәбрик иттеләр.
Юбилярларларга ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре Мактау грамотасы һәм «Түбән Кама хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы котлауларын җиткерделәр.
Лукьянчук, Устиновлар, Батиновлар, Сахаповлар, Спиридоновлар һәм Айсиннар исемнәре идарәнеӊ мактау китабына кертелде.
Билгеләп үтәргә кирәк, әлеге акция Бөек Җиңү бәйрәменә багышланып үткәрелде.