2019 елның 13 август конне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 19 пар игезәк балалар тууы теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Гибадуллин Ильнур Ильдар улы һәм Любовь Николай кызы гаиләсендә булды. 24 июль конне аларның ике уллары туды.
2019 нчы елның 13 нчы август көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə Нурмухаметовлар гаилəсе көмеш туйларын билгелəп үтелəр.
«Яратам...» – бик гади сүз, ләкин кайчак аны әйтү генә авыррак. Хисләрне аңлатыр өчен вакытын, җаен, көнен, сәбәбен эзлибез. Дөнья мәшәкатьләренә бирелеп, ярату сүзенең мәгънәсен, кирәклеген, җылысын онытабыз.
Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә яшь әти-әниләргә туу турында таныклык тапшырдылар.
2019 нчы елның 10 нчы августында Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 100 нче номерлы акт теркәлде. Акт ияләре – Дамир һәм Айгөл Нәҗиповлар. Яшьләр «В контакте» социаль челтәре аркылы танышкан. Беренче очрашуда ук Дамир Айгөлнең нәкъ аның язмышы икәнен аңлаган.
10 август көнне Зәй районының ГХАТ бүлегендә Әхмадиев Айнур һәм Галеева Зөлфия никахлары рәсми рәвештә теркәлде. Бу көн алар өчен истәлекле булып калачак, чөнки алар районыбызда 2019 елның 150 нче пары булып санала.
Аңа унынчы август аенда 90 яшь тулды. Шундый истәлекле вакыйга белән юбилярны район башлыгы Марат Гафаров һәм аның урынбасары Алексей Ярухин котладылар. Надежда Артемий кызының Ана булу медале бар, ул 9 бала тәрбияләп үстергән (14 бала тапкан!). Бәхетле әбинең 16 оныгы һәм 29ы(!) оныкчыклары. Кунаклар аңа РФ Президентының котлау хатын һәм бүләк тапшырдылар, иң изге теләкләрен җиткерделәр. РФ Президенты һәм бүләк, иң яхшы теләкләрен җиткерделәр.
Туй - ул бер-берсен яратучы һәм яшь гаиләңен туган көнен билгеләп үтүче ике кешенең тормышында көтеп алынган мизгел. Мондый мөһим чарага әзерлек аны үткәрү датасына кадәр үк башлана, ул очраклы рәвештә генә түгел, ә күп кенә тышкы факторларны исәпкә алып сайлана. Аларга сынамышлар, астрология фаразлары, ай һәм көнчыгыш календаре, кияү белән кәләшнең туган көне, елның бәхетле даталары керә.
Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы үзәк китапханәсендә 10 августта башкарма комитет җитәкче урынбасары Сафина Л.Р. җитәкчелегендә «Балачак иминлеге!» республика акциясенә багышланган гаилә һәм балалар белән эшләүче хезмәтләрнең түгәрәк өстәл-киңәшмәсе узды.
10 нчы август көнне Мамадыш шәһәренең «Яшьлек» ял паркында Халыкара яшьләр көненә багышланган бәйрәм чаралары гөрләп узды. Мәйданнарның берсе иң кечкенә мамадышлыларга бүлеп бирелде. ГХАТ бүлеге инициативасы белән беренче тапкыр “Сабыйлар йөгереше” уздырылды. Бәйге шартлары буенча катнашучыларның яше 14 айдан артмаска тиеш һәм район территориясендә яшәү мәҗбүри.