«Яратам...» – бик гади сүз, ләкин кайчак аны әйтү генә авыррак. Хисләрне аңлатыр өчен вакытын, җаен, көнен, сәбәбен эзлибез. Дөнья мәшәкатьләренә бирелеп, ярату сүзенең мәгънәсен, кирәклеген, җылысын онытабыз.
Мамадыш районы ГХАТ бүлеге районның яшь гаиләләренә мәхәббәт хисләрен яңартып, сөйгән ярына сюрприз ясарга мөмкинлек бирде. Шул нисбәттән «Сиңа мәхәббәтемне аңлатам…» бәйгесен игълан итте.
Җибәрелгән эшләрнең иң яхшылары ГХАТ бүлегенең челтәрдәге аккаунты битендә бастырылды. Ә җиңүчеләрне исә «Яшьлек» паркында ЗАГС бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтшина бүләкләде.