2019 нчы елның 10 нчы августында Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 100 нче номерлы акт теркәлде. Акт ияләре – Дамир һәм Айгөл Нәҗиповлар.
Яшьләр «В контакте» социаль челтәре аркылы танышкан. Беренче очрашуда ук Дамир Айгөлнең нәкъ аның язмышы икәнен аңлаган. 10 август көнне Дамир һәм Айгөл дәүләт каршында никахларын теркәделәр. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтшина Нәҗиповларга ныклы гаилә, бәхетле тормыш теләде.