Мамадыш районында беренче тапкыр «Сабыйлар йөгереше» узды

2019 елның 10 августы, шимбә

10 нчы август көнне Мамадыш шәһәренең  «Яшьлек» ял паркында Халыкара яшьләр көненә багышланган бәйрәм чаралары гөрләп узды. Мәйданнарның берсе иң кечкенә мамадышлыларга бүлеп бирелде. ГХАТ бүлеге инициативасы белән беренче тапкыр “Сабыйлар йөгереше” уздырылды. Бәйге шартлары буенча катнашучыларның яше 14 айдан артмаска тиеш һәм район территориясендә яшәү мәҗбүри.

Һәр катнашучыга 6 метр озынлыктагы араны үрмәләп узу каралган иде. Барлык шартларга туры килү-килмәүне барлар өчен, баланың һәрберсенә хөкемдар билгеләнде.

Сабыйларның старттан алып финишка кадәр китерү өчен әти-әнигә дә күп кенә тырышлык түгергә туры килде. Ярдәмгә сумка, ачкыч, фонарь, телефон, уенчыклар килде.

Шик юк, ярышның шаһиты булган һәр кеше чиксез ләззәт алды, сабыйлар энергетикасы белән тулыланды.

Бәйгедә җиңгән һәм катнашкан һәр балага ГХАТ бүлегенең исемле дипломнары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International