Әлмәт шәһәрендә 19 пар игезәк балалар тууы теркәлде

2019 елның 13 августы, сишәмбе

2019 елның 13 август конне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 19 пар игезәк балалар тууы теркәлде.

Бу шатлыклы вакыйга Гибадуллин Ильнур Ильдар улы һәм Любовь Николай кызы гаиләсендә булды. 24 июль конне аларның ике уллары туды. Яңа туган сабыйларга Глеб һәм Богдан исемнәре кушылды.

Игезәкләр туу белән  гаилә берьюлы ике кешегә арта. Бу икеләтә бәхет, икеләтә шатлык. Балалар һәрвакыт бер-берсенә иптәш булачаклар.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатларын тапшырдылар.

Өегездә тынычлык һәм иминлек булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International