10 август көнне Зәй районының ГХАТ бүлегендә Әхмадиев Айнур һәм Галеева Зөлфия никахлары рәсми рәвештә теркәлде. Бу көн алар өчен истәлекле булып калачак, чөнки алар районыбызда 2019 елның 150 нче пары булып санала. Яшьләрненең гомер юлларында булган шушы кабатланмас, шатлыклы һәм бәхетле вакыйгалары белән котлыйбыз, хәерле озын гомер, тигез мәхәббәт , өметле киләчәк телибез.