2019 нчы елның 13 нчы август көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə Нурмухаметовлар гаилəсе көмеш туйларын билгелəп үтелəр.
Вазиф Вагизович белəн Гузəл Рашитовнаны татар гореф-гадəте «Аулак өй» йоласы бергə кавыштырган. Яшьлəр бер караштан ук бер-берсен охшатканнар. Араларында мəхəббəт уты кабынганын аңларга күп вакыт кирəкмəгəн. 1994 елның 13 август көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə Нурмухаметовлар гаилəсе теркəлде. Тиздəн гаилəдə əти-əнисенең сөенече һəм терəге ике балалары дөньяга килə: кызлары Альбина һəм малайлары Рахим. Бүгенге көндə дə гаилəдə мəхəббəт яши, барлык бəйрəмнəр һəм ял итүлəр бергəлектə генə үтə.
25 ел элек кебек Вазиф белəн Гузəл янəдəн тантаналар залына Мендельсон маршы астына керделəр. Туй көнендə кебек көмеш балдаклар белəн алыштылар һəм бер-берсен үбеп котладылар.