ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2019 ел
җомга

2019 елның 9 августында Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда яңа өйләнешүче Булат һәм Алена Фатыйховларны зур сюрприз көтә иде.

Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2019-нче елның 8 август көнне 16 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды. Шулай ук тантанада паспорт-виза хезмәте ветераны, № 2 полиция бүлеге Ветераннар советы председателе урынбасары З.К.Фомина, Үзәк, Комсомол һәм Автозавод УФМС бүлегенең белгеч-экспертлары, балаларның туганнары һәм якыннары катнаштылар.

Зәй муниципаль районында 200 нче бала тууы теркәлде. Ул 2019 нче елның 22 июль көнне туган Хәмидуллина Руфина Рөстәм кызы. Руфина әтисе Рөстәм Равил улының һәм әнисе Рүзилә Фазыл кызының беренче баласы.

«Нык гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белгечләре Чиганаевларны "алтын" юбилярларны котладылар!

9 август көнне Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлеге, яңгырлы һава торышына карамастан, тантаналы төс алды һәм җанлы иде. Бүген биредә иртәдән кичкә кадәр бәйрәм, мәхәббәт хисе һәм яхшы кәеф хөкем сөрде. Бүген 17 пар өчен гаилә туу дип аталган бәйрәм узды.

Барлык парлар да туй тантанасын иң матур, искиткеч һәм онытылмаслык итеп уздырырга тели. Һәркайсы булдыра алганча эшли: кемдер үз туена танылган кешеләрне чакыра, кемдер океан ярында кичә оештыра, ә кемдер әкият сюжетларына таянып, тылсымлы атмосфера тудыра.

2019 елның 9 август көнендә «Балтач» спорткомплекс бинасында район яшьләр бүлеге, ЗАГС һәм культура бүлеге белән берлектә «Яш гаилә» клубы утырышы узды.


8
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Мотоциклларда туй – Ул ачык, үзенчәлекле! Шулай креатив 2019 елның 8 августында Рәмис һәм Елена туй кортежын сайларга килделәр.

2019 елның  8 августта Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 1800 пар теркәлде. Юбилей парлар булу бәхетенә Михейкинларның яшь гаиләсе иреште. Бу гаять матур парлардан күз алмаслык иде.

2019 елның 8 августында Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә никах теркәү турында өч йөзенче акт язуы теркәлде. Рафаэль белән Рузалиянең тормышларында иң дулкынландыргыч һәм тантаналы мизгел килеп җитте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International