Гадәти булмаган туй кортежы

2019 елның 9 августы, җомга

Барлык парлар да туй тантанасын иң матур, искиткеч һәм онытылмаслык итеп уздырырга тели. Һәркайсы булдыра алганча эшли: кемдер үз туена танылган кешеләрне чакыра, кемдер океан ярында кичә оештыра, ә кемдер әкият сюжетларына таянып, тылсымлы атмосфера тудыра.

2019 елның 9 августында яшь пар Ильназ һәм Рузилә Хафизовлар никахлашу тантаналарын уникаль итәргә тырыштылар, шуңа күрә алар өчен гадәти машина актуаль булмаган хәрәкәт чарасы булып тоелды. Ә менә карета, алар фикеренчә, туйда кирәкле атмосфераны бирәчәк. Кәләшнең сүзләренә караганда, ул үзен әкият герое итеп тойган, чөнки кызларның барысы да диярлек бу хакта хыяллана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International