9 август көнне Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлеге, яңгырлы һава торышына карамастан, тантаналы төс алды һәм җанлы иде. Бүген биредә иртәдән кичкә кадәр бәйрәм, мәхәббәт хисе һәм яхшы кәеф хөкем сөрде. Бүген 17 пар өчен гаилә туу дип аталган бәйрәм узды. Сүз уңаеннан, туйда яңгыр яву элек-электән яхшы билге булып саналган, ул ныклы никах һәм муллык вәгъдә иткән.
Яңа өйләнешүчеләрне котлыйбыз, тормышыгыз туй көнендәге кебек якты һәм уңай эмоцияләргә бай булсын. Бәхетле булыгыз!