Чистайда Чиганаевлар гаиләсен алтын юбилейлары белән котладылар

2019 елның 9 августы, җомга

«Нык гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белгечләре Чиганаевларны "алтын" юбилярларны котладылар!

Бүген Сергей Михайлович һәм Любовь Павловна гаилә тормышының 50 еллыгын билгеләп үттеләр. Моннан нәкъ 50 ел элек алар гаилә берлеген ныгыткан һәм шул вакыттан бирле "кулга-кул тотынып" тормыш юлы буйлап барганнар. Чистай Никахлашу сараеның традициясе буенча ир белән хатын дип игълан ителгән минутларны искә төшерделәр.

Кадерле юбилярларны котларга Чистай ЗАГС бүлеге җитәкчесе Динара Наил кызы Җәләлова килде. Тырышлыклары һәм хезмәт сөючәнлекләре өчен ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады. Чиганаевлар гаиләсе муниципаль районда иң лаеклы гаиләләрнең берсе булып тора. Сергей Михайлович 40 ел хезмәт стажын Чистай суднолар төзү- ремонтлау заводына биргән, ә Любовь Павловна Чистай сәгать заводында лаеклы ялга кадәр тырышып эшләгән. Ирле-хатынлы ике бала тәрбияләп үстергәннәр, өч оныклары һәм могҗизалы оныкчыклары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International