2019 нчы елның 17 нче август көнендə Алма Спасы алдыннан Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə шəһəребез яшьлəре үзенчəлекле акциядə катнаштылар.
2019 нчы елның 7 нче август көнендə Түбəн Кама муниципаль районы Кама Аланы шəһəр тибындагы поселогында шəһəрнең 37 яшьлек туган көнен билгелəделəр.
Хәзерге вакытта бер-ике баласы булган гаилә тормыш нормасы булып санала. Гаиләдә өченче, дүртенче, хәтта бишенче бала туган очракта, төрле фикерләр туа. Кайберәүләр мондый әни өчен иң мөһиме – бала өчен акча алу дип уйласа, икенчеләре Батыр ана статусы өчен дип саныйлар. Әмма мондый аналарга һәм аларның "чебиләре"нә карап, ирексездән, әлеге кечкенә кулларның нәкъ менә сине кочаклап алуы өчен елмаю һәм көч-дәрт уяна.
2019 елның 16 августында Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 1500 бала туу турында акт теркәлде. 12 август көнне Юмаевлар Эльмир Рәшит улы һәм Айгөл Назил кызы гаиләсендә ир бала туган. Балага матур Тимур исеме кушылды.
2019 елның 16 август көнне Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә йөзенче парның - Вәлиев Ирек Илгат улы белән Хәбибуллина Гүзәл Радик кызының никахы рәсмиләште.
2019 елның 15 августында «Нык гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Чистай Никахлашу сараенда никах теркәүгә гариза биргән һәм үзләрен никах төзелеше белән бәйләргә планлаштырган парлар белән Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белгечләре оештырган «түгәрәк өстәл» формасында әңгәмә үткәрелде.
Алар өчен киңәйтелгән утырыш форматы сайланды, ягъни депутатларның хисап тотуын шул җирлектә яшәүчеләр дә тыңлый һәм бәя бирә. Очрашуларда район җитәкчеләре, оешма-учреждениеләр вәкилләре дә катнаша һәм сорау тәкъдимнәргә җавап бирә, алга таба үз эшләрендә куллану өчен терки бара.
2019 елның 15 нче августында Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ана капиталына ия булу сертификатларын тапшыруның чираттагы тантанасы узды. Гаилә бюджетын 9 гаилә тулыландырды.
2019 елның 14 августы Тантаналар Сараенда Чаллы шәһәре тантаналы рәвештә сертификатлар ана (гаилә) капиталына 30 гаиләләргә тапшырылды.
2019 нчы елның 14 нче август көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсенең баш белгече Румия Сахабова «Минем хокук» дип исемлəнгəн яшьлəр де-баттлында катнашты.