Түбəн Кама муниципаль районы Кама аланы шəһəр тибындагы поселогында бергə тормыш итү юбилеен бəйрəм иткəн гаилəлəрне шəһəр көнендə котлап үттелəр

2019 елның 17 августы, шимбә

2019 нчы елның 7 нче август көнендə Түбəн Кама муниципаль районы Кама Аланы шəһəр тибындагы поселогында шəһəрнең 37 яшьлек туган көнен билгелəделəр.

Бəйрəм көне күптөрле концерт чыгышларына, күңел ачу ярышларына бай иде. Шул рəттəн кешелəр күңеленə якын килгəн уха фестивале.

Бəйрəм бизəге булып бергə тормыш итү юбилеен бəйрəм иткəн гаилəлəрне хөрмəтлəү тантанасы булды. Лəззəт Аглиулович белəн Нəзирə Динмехаметовна Мифтаховлар алтын туйларын, Николай Георгиевич белəн Мария Павловна Волошиннар бриллиант туйларын каршы алдылар. Кама Аланы шəһəр тибындагы поселогы ГХАТ бүлеге башлыгы Әльфия Хаппанова гаилəлəргə ныклы сəламəтлек, озын тормыш юлы телəп, Рəхмəт хатларын һəм Кама Аланы башлыгы Александр Павловтан истəлекле бүлəклəр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International