2019 елның 16 августында Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 1500 бала туу турында акт теркәлде.
12 август көнне Юмаевлар Эльмир Рәшит улы һәм Айгөл Назил кызы гаиләсендә ир бала туган. Балага матур Тимур исеме кушылды.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, баланың әнисенә беренче дәүләт документын - туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.
Сәламәт булыгыз, гаиләгездә бәхетле һәм якты көннәр күп булсын!