Икенче атна инде Әлки районын авыл җирлекләре советларында алты айлык эшчәнлек нәтиҗәләренә багышланган утырышлар үтә

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Алар өчен киңәйтелгән утырыш форматы сайланды, ягъни депутатларның хисап тотуын шул җирлектә яшәүчеләр дә тыңлый һәм бәя бирә. Очрашуларда район җитәкчеләре, оешма-учреждениеләр вәкилләре дә катнаша һәм сорау тәкъдимнәргә җавап бирә, алга таба үз эшләрендә куллану өчен терки бара.

Иске Алпар авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышында җирлек башлыгы Ринас Сәлахов быелның беренче яртысында башкарылган эшләргә хисап тотты. Утырышта район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов катнашты. Җыен азагында бүләкләүләр булды. Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов 50 һәм 55 ел тату, матур гомер кичергән Раиф һәм Разия Нуретдиновларны, Әнвәр һәм Карибә Камаловларны җылы тәбрикләп, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International