2019 нчы елның 17 нче август көнендə Алма Спасы алдыннан Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə шəһəребез яшьлəре үзенчəлекле акциядə катнаштылар.
ГХАТ Идарəсе хезмəткəрлəре яшь парларга алмадан ясалга шəмнəрне кабызып, уртак телəклəрен əйттелəр. Хехмəткəрлəр тəкъдиме буенча, шəмне телəк кабул булсын өчен генə түгел, ə истəлекле көн хатирəсе буларак та сакларга кирəк.
Яшьлəр əлеге акциядə зур телəк белəн катнаштылар һəм туй кунаклары белəн берлектəн тематик мəйданчыкта истəлекле фотографиялəр ясадылар.