Күп балалы гаилә – бәхет!

2019 елның 17 августы, шимбә

Хәзерге вакытта бер-ике баласы булган гаилә тормыш нормасы булып санала. Гаиләдә өченче, дүртенче, хәтта бишенче бала туган очракта, төрле фикерләр туа. Кайберәүләр мондый әни өчен иң мөһиме – бала өчен акча алу дип уйласа, икенчеләре Батыр ана статусы өчен дип саныйлар. Әмма мондый аналарга һәм аларның "чебиләре"нә карап, ирексездән, әлеге кечкенә кулларның нәкъ менә сине кочаклап алуы өчен елмаю һәм көч-дәрт уяна. Мондый зур, гүзәл һәм тату гаиләнең бәхетенә күпләр көнләшерлек. Дөрес, сабыйларның шау-шуыннан, балалар көлүеннән һәм тормыштагы иң яхшы статус - әти белән әти булудан да күркәм әйбер юк.

2019 елның 17 августында Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлеге белгечләре берьюлы өч гаиләдә өченче һәм дүртенче бала тууын теркәде. Гәрәевлар һәм Мөхәммәтҗановлар гаиләсендә өченче бала, ә Әбдерахмановлар гаиләсендә дүртенче бала дөньяга килде.

ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре чын күңелдән әти - әниләрне яңа гаилә әгъзалары туу белән котладылар, ныклы сәламәтлек, көч, сабырлык һәм түземлек теләделәр, сабыйларның беренче документын - туу турында таныклык тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International