Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы үзәк китапханәсендә 10 августта башкарма комитет җитәкче урынбасары Сафина Л.Р. җитәкчелегендә «Балачак иминлеге!» республика акциясенә багышланган гаилә һәм балалар белән эшләүче хезмәтләрнең түгәрәк өстәл-киңәшмәсе узды. Балаларның йортта, урамда, суда, мәктәптә, халык җыелган һ.б. урыннарда үз-үзләрен сак тоту мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Бу киңәшмәдә ЗАГС бүлеге җитәкчесе, МЧС, полиция вәкилләре дә катнашты. Яңа уку елы башлануга өстәмә чаралар планлаштырылды.