ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 12 декабрендә Россия Федерациясе Конституциясе көнендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре гражданлык хәле актларын теркәү, гаилә һәм гражданлык законнары өлкәсендә халыкара хокукый ярдәм мәсьәләләре буенча киңәйтелгән кабул итү көне уздырды.

2019 елның 12 декабрендә, Россия Федерациясе Конституциясен кабул итү көнендә, ТР Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 500нче пар никахлашуы дәүләт теркәвенә алынды.

12 декабрь көнне ГХАТ бүлегендә Зәй муниципаль районы Советы башлыгы урынбасары Валерий Акатьев 21 яшь Рәсәй гражданнарына  паспорт тапшырды.

2019 елның 12 декабрендә Россия Федерациясе Конституциясе Көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә укучылар үзләренең беренче паспортларын алдылар.

Хөрмәтле татарстанлылар!

26 ел элек, бөтенхалык сайлау нәтиҗәләре буенча, хәзерге Россия дәүләтчелегенең ныклы нигезе булган Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителде. Бу вакыйга демократик гражданлык җәмгыятен формалаштыруда, кешенең төп хокукларын һәм ирекләрен законнар белән ныгытуда мөһим этап булды.


11
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Мамадыш районы ГХАТ бүлегенең ветеран җитәкчесе Әлфия Сингатуллина «Мамадыш районы алдында казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде. Зур бүләкне гомумрайон җыелышында район башлыгы Анатолий Иванов тапшырды. Әлеге бүләк – Мамадыш районының иң югары һәм дәрәҗәле  бүләге. Ул районның үсешенә зур өлеш керткән, үз эшенең остазы булган шәһесләргә тапшырыла.

2019 елның 11 декабрендә ТР Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә 777нче бала тууы теркәлде. Игорь исемле сабый Юлия Анатольевна һәм Максим Игоревич Звегинцевлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килде. Әти белән әнинең Ксения исемле кызлары бар.

Безнең тормышта бер шатлык бар, аның белән берни дә тиңләшә алмый - ул бала табу һәм тәрбияләү бәхете. 2019 елның 11 декабрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Ана (гаилә) капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды.


10
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 10 декабрь аенда Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсе белгечләре белән 2222 бала туу турында акт теркәлде. 2 декабрь көнне Александров Михаил Дмитрий улы һәм Ангелина Евгений кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Есения исеме кушылды.

Кыш-ул искиткеч кар, үтә күренмәле боз чоры, без яңа тормыш һәм яхшы үзгәрешләр көтәбез. Туй көнен кышкы бәйрәмнәргә туры китереп, билгеле бер стильдә — искиткеч яңа ел, уңайлы Раштуа яки романтик стильдә билгеләп үтәргә мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International