Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә 500нче пар теркәлде

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

2019 елның 12 декабрендә, Россия Федерациясе Конституциясен кабул итү көнендә, ТР Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 500нче пар никахлашуы дәүләт теркәвенә алынды.

Алар – Евгения Алексеевна Шаталова һәм Сергей Сергеевич Вагапов. Нәкъ менә аларның гаиләсенеңБөгелмә шәһәрендә биш йөзенче пар булуы яңа никахлашучылар өчен зур һәм күңелле сюрприз булды. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшьләргә мәхәббәт, тугрылык һәм гаилә бәхете теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International