Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Ана (гаилә) капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Безнең тормышта бер шатлык бар, аның белән берни дә тиңләшә алмый - ул бала табу һәм тәрбияләү бәхете. 2019 елның 11 декабрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Ана (гаилә) капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды.

Бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары-Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Флера Ивановна Андреева, Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Сергей Евгеньевич Шашуров, 65 Чаллы гаиләсенә сертификатлар тапшырдылар. Бәйрәм чарасында республика шәһәрләре һәм муниципаль районнары Пенсия фонды бүлекләре җитәкчеләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International