Әлмәт шәһәрендә 2222 бала туган

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

2019 елның 10 декабрь аенда Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсе белгечләре белән 2222 бала туу турында акт теркәлде. 2 декабрь көнне Александров Михаил Дмитрий улы һәм Ангелина Евгений кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Есения исеме кушылды.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, аларга баланың беренче дәүләт документын – туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.

Сезнең гаиләдә бүген үзегезнең елмаючан кояшыгыз барлыкка килде. Сез чиксез бәхетле, сезнең шушы бәхетегезгә карап без дә куанабыз.  Сабыйның бу дөньяга бәхетле булыр өчен, кешеләргә үрнәк булырдай акыллы-тәүфиклы, зирәк-оста кеше булыр өчен туганлыгына шатланабыз.  Аның сәламәт, акыллы, максатчан, рәхимле, иманлы бала булып үсүен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International