2019 елның 12 декабрендә Россия Федерациясе Конституциясе көнендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре гражданлык хәле актларын теркәү, гаилә һәм гражданлык законнары өлкәсендә халыкара хокукый ярдәм мәсьәләләре буенча киңәйтелгән кабул итү көне уздырды.
Кабул итү барышында гражданнарның төрле тормыш хәлләре һәм аларны хәл итүнең мөмкин ысуллары каралды. Белгечләр тарафыннан документлар төзүдә ярдәм күрсәтелде, шулай ук төрле тәкъдимнәр бирелде.